ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия тавыш бирүендә районыбызның торак пунктлары да катнаша. 2025 елның 9 ноябренә кадәр 2026 елда база станцияләрен төзегәндә өстенлек алачак авыл яки сала өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин.


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кунаклар кабул итүне дәвам итә. Өлкәннәргә кунакка концерт программасы белән 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде

18 октябрьдә 8.00 сәгатьтә Татар Дөм-Дөме авылында волейбол буенча турнир уза. Спорт чарасы Әтиләр көненә багышланган. 

Туриндустрия үсеше белән пассажирларны самолет белән ташу очраклары сизелерлек артты. Пассажирлар һәм ташучыларның үзара хезмәттәшлегенә кагылышлы иң еш сорауларның берсе булып кайтарылмый торган билетларны кире кайтару мөмкинлеге турындагы сорау тора.

Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча оешмаларның вазыйфаи затлары коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды

Ел башыннан 19 167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшыртты. 15 507 гаилә капиталны торак кредитларын (заемнарын) түләүгә, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларын кулланмыйча) юнәлдергән

Бүген Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлының 6 чакрымында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик рейд чарасы - юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Тоннель» операциясе узачак

18 октябрьдә җанатарлар футбол буенча ТР Чемпионатына Казанга бара алачак. Казанда "Алга-Групп Трудовые резервы" һәм "Алабуга" ФК командалары уйный. Матч башлана 18 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә башлана. Яраткан командагыз өчен җан атарга чакырабыз.

Алабуганың Олы Покров урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кагыйдәләрне бозып юл читендә калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү буенча рейд үткәрделәр. «Туктау тыелган» билгеләре астында калдырылган транспорт чаралары махсус тукталышка җибәрелгән

2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тагын 15 авыл җирлегендә почта бүлекчәләре яңартылачак. Алар Актаныш, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында урнашкан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International